Ел башыннан Татарстанда 120 мең электрон больничный кәгазе биргәннәр
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). 2022 ел башыннан Татарстанда 120 мең тирәсе электрон больничный рәсмиләштерелгән.
«1 гыйнвардан эшкә яраксыз булу турындагы кәгазьне электрон вариантта бирүгә бернинди кыенлыкларсыз 100 процентка күчтек. Узган ел больничныйларның 99,5 проценты электрон форматта, ә бары тик 0,5 проценты гына кайбер очракларда бланкларда бирелде», — дип сөйләде «Татар-информ»да РФ Пенсия фондының Татарстан буенча Төбәк идарәсенең эшкә вакытлыча яраксызлык очрагында һәм ана булу белән бәйле рәвештә иминиятләштерү бүлеге җитәкчесе Аида Волкова.
Волкова сүзләренчә, бу режим гражданнар һәм медицина учреждениеләре өчен дә уңайлы.
Ә 2021 елда республикада 1,4 миллионнан артык электрон больничный рәсмиләштерелгән булган.