Татарстанда 20 градуска кадәр салкын көтелә
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -10..-15 градус фаразлана, ә урыны белән термометрның терекөмеш баганасы -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -7..-12 градус көтелә.
Шулай ук синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.