Путин сукбайларны теркәү һәм аларга пенсияләр түләү буенча фикерләр әзерләргә кушты
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин сукбайларны теркәү, аларга пенсияләр түләү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча тәкъдимнәр уйларга кушты. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтында чыккан дәүләт башлыгы йөкләмәләрендә әйтелә.
Сукбайларга кагылышлы Президент йөкләмәсе 9 декабрьдә узган Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.
«<…> билгеле бер яшәү урыны булмаган затларны теркәү механизмнарын камилләштерү, шул исәптән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан файдаланып, мондый затларны пенсия белән тәэмин итүгә, сәламәтлекләрен саклауга һәм тору урынында медицина ярдәме алуга хокукларын гамәлгә ашыру турында <…> әзерләргә <…> һәм тәкъдим итәргә», — диелә документта.
Моннан тыш, сукбайларга социаль һәм медицина ярдәме күрсәтә торган коммерцияле булмаган оешмаларга булышуның өстәмә чаралары эшләнергә тиеш.
Йөкләмә ил Хөкүмәтенә һәм төбәк җитәкчеләренә юнәлдерелә. Аның үтәлеше турында Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин агымдагы елның 1 маена кадәр хисап тотарга тиеш.