Бер көн эчендә «омикрон» Россиянең тагын дүрт төбәгендә ачыкланган
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның омикрон-штаммы Россиянең инде 82 төбәгендә расланган. Бер тәүлек эчендә «чиста» төбәкләр саны җидедән өчкә кадәр кимегән. Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штабта шулай дип белдерделәр.
«Бүген илнең 82 төбәгендә „омикрон“ штаммы теркәлде», — диелә хәбәрдә.
Бер тәүлек эчендә Россиядә коронавирусның 121 меңнән артык очрагы ачыкланган — бу пандемия башланганнан бирле яңа антирекорд.