Кыш башыннан Казанда тукталышлар, юлларны чистартмаган өчен 20гә якын эш кузгатылган
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). ЮХИДИ хезмәткәрләре көн саен Казан юлларының торышын тикшерә. Әгәр юллар, тротуарлар, тукталышлар яки җәяүле кичүләре кардан арындырылмаса, юлларда имин хәрәкәтне тәэмин итәргә тиешле оешмаларга карата чаралар күрелә.
Әйтик, кыш башыннан бирле Казанда тукталышлар, юллар яки җәяүле кичүләре кардан чистартылмау аркасында 20гә якын административ эш кузгатылган, шулай ук хилафлыкларны бетерү өчен 150 күрсәтмә бирелгән. «Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне кагыйдәләрне үтәргә, автомобильләрен тиешсез урыннарда юл читендә калдырмаска чакыра. Бу җәмәгать транспорты һәм кардан чистарту техникасы эшендә тоткарлык тудыра, парковка өчен махсус билгеләнгән урыннардан файдаланырга кирәк», - дип хәбәр итте Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясенең юл күзәтчелеге бүлеге башлыгы Альберт Якупов. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе шулай ук машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә аеруча бозлавык һәм буран вакытында бик тә сак булырга кирәклеген искәртә.