Коронавирус сәбәпле, Уфада мәктәпләрне дистанцион укуга күчерәләр
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Балалар арасында тын юлларында вируслы кискен инфекция, шул исәптән коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле, Уфада 126 мәктәпнең 21е дистанцион укуга күчә. «Башинформ» шәһәр мэриясенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, 1-7 февральдә 1-11 сыйныф укучылары өчен онлайн-укулар башлана. Оператив штаб әгъзалары сүзләренчә, көн саен эпидемиологик вазгыятьне күзәтү дәвам итә. Бу оешмаларда авыручылар арту күзәтелгән очракта, онлайн-уку тагын 7 көнгә озайтылачак. Элек хәбәр ителгәнчә, балалар арасында авыручылар арту сәбәпле, бүгенге көннән алып Башкортстанда 25 мәктәп тулысынча карантинга җибәрелгән. Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, төбәктә мәктәп яшендәге 3 329 бала коронавирус белән авырый. Бу барлык укучыларның 0,67 проценты була.