Узган ел Казанда күп балалы гаиләләр 232 бушлай җир кишәрлеге алды
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган ел Казанда яшәүче күп балалы гаиләләр федераль закон кысаларында аларга бушлай тиешле 232 җир кишәрлеген сайлап алган. «Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бушлай бирү турында федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, 2021 елда гражданнар Лаеш һәм Биектау муниципаль районнары территорияләрендә, шулай ук Константиновка һәм Казан шәһәренең Зур Дәрвишләр бистәләре янында 232 җир кишәрлеге сайлап алган», — дип сөйләде эшлекле дүшәмбедә Казанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Ренат Галәветдинов. Аның сүзләренчә, быел Биектау районында 963 гектар мәйданлы яңа федераль территорияне әйләнешкә кертү буенча эш планлаштырылган. «Бу әлеге территориядә Казанда яшәүче күп балалы гаиләләргә 3 972 җир участогы бүлү мөмкинлеге бирәчәк», — диде Галәветдинов.