Чаллы җәмәгать транспортында QR-кодлары булмаган 27 пассажир ачыкланган
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллы җәмәгать транспортында QR-кодлары булмаган 27 пассажир ачыкланган. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аппарат киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. «Пассажирларда QR-кодлар бармы-юкмы икәнлеген тикшерүләр дәвам итә. Узган атнада пассажирлар агымы 67,5 мең кеше тәшкил итте. Тәүлегенә шәһәр маршрутлары буйлап 68 трамвай һәм 275 автобус хәрәкәт итә», - дип искәртте докладчы. Транспортта QR-кодларны тикшерү декабрь аенда пассажирлар агымының кимүенә (көненә 95 меңнән 72 мең кешегә) китерде. Пандемия башланганнан алып Чаллыда коронавирус инфекциясенең 6596 очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 1255,5кә тигез, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 0,3 процентка кимрәк. 372 кеше медицина күзәтүендә кала, 11 456 кеше исәптән төшерелгән. «Татар-информ» агентлыгы узган ял көннәрендә контролерлар Казан метросында һәм трамвайларда QR-кодлары булмаган 12 пассажирны ачыклавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.