Әлмәт мәктәпләрендә 253 сыйныф карантинга ябылган
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәт мәктәпләрендә 253 сыйныф, башка укучылардан аеру өчен, карантинга ябылган. 5 меңнән артык укучы күзәтү астында дәвалана.
Бу хакта Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы урынбасары Тамара Черемисина әйтте. Ул район башлыгы Тимур Нагуманов оештырган туры эфир кунагы булды.
Тамара Черемисина сүзләренә караганда, балалар арасында авыручылар саны иң югары ноктада. «Үсеш декабрьдә башланды. Мәктәп кышкы каникуллары авырулар санының артуын бераз туктатып торды. Укучылар каникулдан чыкканнан соң, авыручылар саны тагын арта башлады. Соңгы атнада авыручылар саны буенча иң югары күрсәткечләр булган шартларда эшлибез. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, укучылар да авырый. Әмма хәзерге вакытта нәкъ менә мәктәп укучылары күбрәк авырый. Авыру балаларның 60 процентын мәктәп укучылары тәшкил итә», — диде ул.
Черемисина авырулар санының артуы бик җитди, дип белдерде. Әйтик, узган елның шушы ук чорында мәктәп укучыларының 22 проценты чирләгән.
Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов, балаларны уку процессыннан аермас өчен, мәктәпләр тулысынча карантинга ябылмый, дип өстәде. Карарлар билгеле бер сыйныфлар буенча кыска вакытка кабул ителә, өстәвенә һәрберсе өчен аерым күзәтү билгеләнә, диде ул.