Татарстанда алты ябык футбол манежы төзеләчәк
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Татарстанның алты торак пунктында ябык футбол манежлары төзеләчәк.
2022 елда Биектау, Минзәлә, Нурлат, Мамадыш, Алабуга һәм Буада спорт корылмалары төзү планлаштырыла. Бу хакта республиканың футбол федерациясе хәбәр итә.
Моңа кадәр 20Х40 метр зурлыктагы ясалма кырлы футбол манежларын төзү өчен урынны Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы Татарстанның Футбол федерациясе белән берлектә билгеләгән иде, диелә хәбәрдә.