Миңнеханов һәм Сергеев Татарстанда «Академшәһәрчек» төзү турында фикер алышты
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев белән очрашып, Татарстанда «Академшәһәрчек» төзү концепциясе турында фикер алышты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яклар киләчәктә үзара хезмәттәшлек итү, Россия Фәннәр академиясенең сәнәгать һәм машина төзелеше өчен фәнни эшләнмәләрен куллану мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм башка актуаль темаларга сөйләште. Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Сергеев Татарстанда Академик фән үзәген («Академшәһәрчек») булдыру концепциясен карады. Академик фәннең заманча үзәген булдыру идеясе беренче тапкыр 2020 елда яңгыраган иде, диелә хәбәрдә. Бу очрашу алдыннан Татарстан Президенты «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте һәм Россия Фәннәр академиясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашкан иде.