Миңнеханов Түбән Камада Росприроднадзор бүлегенең яңа бинасын ачуда катнашты
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада эш сәфәре кысаларында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа бүлеге һәм «Татарстан буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәү үзәге» филиалының лабораториясе ачылышында катнашты.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Росприроднадзор хезмәткәрләренә 10 яңа хезмәт автомобиле дә тапшырылды.
«Түбән Кама сәнәгать районы булганлыктан, экологиягә зур техноген йогынты ясала. Без моны аңладык, адым саен тиешле чараларны күрдек. Безнең төп бурыч — гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу — чиста су да, һава да, яшәү тирәлеге дә. Бу юнәлештә республикада бик күп эш башкарыла. Бүген Татарстан территориясендә гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да иң кырыс экологик экспертиза уза», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул профессиональ команданың кирәкле приборлар һәм транспорт белән тәэмин ителүнең мөһимлеген ассызыклады, шулай ук уртак эш өчен Росприроднадзор җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Заманча җиһазландырылган лаборатория шәһәрдә атмосфера һавасын, агым су, туфрак, җитештерү һәм куллану калдыклары торышын мониторингларга мөмкинлек бирәчәк.
Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова сүзләренчә, шәһәр халкы үзләренең нинди экологик шартларда яшәвен белергә тели, чөнки Түбән Камада әйләнә-тирә мохиткә җитди йогынты ясый торган сәнәгать предприятиеләре күп.
«Мин республика җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Хәзер без үз вакытында мониторинг үткәрә, халыкның сорауларына җавап бирә һәм кирәк вакытта кирәкле урында була алабыз. Без Татарстанның үз гражданнары турында ни дәрәҗәдә кайгыртуын күрәбез. Ә халыкның тормыш сыйфатын күтәрү — безнең төп максат», — диде ул.
Рөстәм Миңнеханов һәм Светлана Радионова шулай ук Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты. Алар анда 2021 елда идарәнең эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында фикер алышты.