Екатеринбургта татарларга бәйле истәлекле урыннар буйлап экскурсия маршруты төзелгән
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Екатеринбург шәһәрендә татарларга бәйле истәлекле урыннарга экскурсия маршруты төзелгән. «Уральский меридиан» мәгълүмат агентлыгына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы сайты язганча, 2020 елда шәһәрнең татарларга бәйле урыннары буенча ике туристлык маршруты ачылган. 2010 елгы мәгълүматлар буенча, Свердловск өлкәсендә 143 меңнән артык татар яши. Руслардан кала, Урта Уралда яшәүче халыклар саны буенча татарлар икенче урында. Татарлар регионның үсешендә генә түгел, аның башкаласы Екатеринбургның үсешендә дә мөһим роль уйнаган. «Екатеринбург XIX–XX гасырлар чигендә. Ә татарларның монда ни катнашы?» дип аталган экскурсион маршрутны шәһәр тарихын өйрәнүче Әлфинур Ахунова төзегән. Тематик маршрут Екатеринбургның уң ягыннан уза. Экскурсиядә катнашучылар татар мирасы саклана торган йортлар белән таныша. Мәсәлән, Вайнер урамыннан узып, «Абыйлы-энеле Агафуровлар»ның сәүдә йорты тарихын өйрәнә, Хохряков (элек «Казан» кунакханәсе булган урын), кайчандыр мөселманнарның гыйбадәт йорты урнашкан Жуков урамнарыннан уза. Маршрут Татар бистәсе кварталы тарихы һәм аның проекты турында сөйләү белән төгәлләнә.