«КАМАЗ» хезмәткәрләренең бер өлешен читтән торып эшләүгә күчерделәр
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). «КАМАЗ» җәмгыятенең бер өлеш хезмәткәрләре читтән торып эшләү режимына күчерелде. «КАМАЗ»да инде озактан бирле авыручылар булмаган иде, хәзер коронавирус белән авыручылар кабат ачыкланган. Бу хакта «Вести КАМАЗ»яза. «Коронавирус белән авыручылар саны арту һәм „омикрон“ штаммы таралу куркынычы янау сәбәпле, бу атнада КАМАЗ персоналының бер өлеше читтән торып эшләү турындагы боерык нормасыннан файдаланды һәм дистанцион хезмәт режимына күчте. Бу, нигездә, компания белгечләренә һәм хезмәткәрләренә кагыла», — диелә хәбәрдә. Автогигантның генераль директоры урынбасары Илдар Шамилов, эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә, компания киңәшмәләрне онлайн-форматка күчерде, дип сөйләде. Җитәкче сүзләренчә, предприятие заводларында хезмәткәрләрнең 60 проценты ревакцинация узган — аның темпы, Шамилов бәяләвенчә, беренче прививка кампаниясенең тизлегенә туры килә. Коронавирустан вакцинация һәм ревакцинация ясаудан тыш, шәхси саклану чаралары, шәхси гигиена һәм өслекләрне дезинфекцияләү өстенлекле булып кала, әмма эштә бу режим саклана, ә предприятиедән читтә — юк, диелә хәбәрдә. Шамилов искәрткәнчә, КАМАЗда һәр авыручының контактларын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган система булдырылган. Әлеге мәгълүматларны анализлау буенча, хезмәткәрләрнең 70 проценттан артыгы чирне — җәмәгать урыннарында, 25 проценты — туганнарыннан һәм 5 проценты предприятиедә йоктырган.