Түбән Кама авыл җирлекләрендә халык җыеннары онлайн оештырыла
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Быел эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, аларны онлайн-режимда үткәрү карары кабул ителде. Беренче шундый очрашулар кичә Кызыл Чапчак һәм Шәңгәлче авыл җирлекләрендә узды. Кызыл Чапчак авыл җирлеге трансляциясенә 100 дән артык кеше кушылды. Ачыктан-ачык сөйләшү барышында авыл җирлеге башлыгының узган елгы эш йомгаклары турында чыгышы тыңланды, быелга бурыч-максатлар билгеләнде. Авыл халкы видеоэлемтә аша төрле структура җитәкчеләренә үз сорауларын бирде, тәкъдимнәрен кертте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Очрашуда медицина, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, газ кертүгә кагылышлы сораулар яңгырады. Бу хакта «Инстаграм»да үз битендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итә. Шәңгәлче авыл җирлеге халкы белән дә җыен онлайн-форматта үтте. Хакимият вәкилләре, депутатлар белән ачыктан-ачык сөйләшү барышында авыл халкы агымдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләде, алар арасында үзара салым җыюны активлаштыру, дәүләт һәм республика программаларында катнашу, юлларны төзекләндерү эшен дәвам итү, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләр күтәрелде. Иртәгә, 3 февральдә, халык белән онлайн-очрашулар Афанас һәм Прости авыл җирлекләрендә була. «Афанас авыл җирлеге трансляциясе — 14.00 сәгатьтә, Простиныкы 16.00 сәгатьтә башлана. Барлык сораулар белән авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз», — дип яза Альфред Нигъмәтҗанов.