Төркиядә «Нефтехимик» клубы катнашындагы уен тигез исәп белән тәмамланды
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). Бүген Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы Төркиянең Белек шәһәрендә беренче кышкы җыенда икенче контроль матчын үткәрде. Түбән Кама командасы «Чайка» белән очрашты, уен 1:1 исәбе белән тәмамланды. Клубның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бу җыенда Кирилл Новиков уенчылары киләсе матчны 6 февральдә үткәрә. Анда «Нефтехимик» Казахстанның «Кызыл-Жар» командасына каршы уйнаячак. «Нефтехимик» (Түбән Кама) — «Чайка» (Песчанокопское) — 1:1 (0:0) Гол: Баранов (89).