Коронавирусның «омикрон» штаммы Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек ачыкланган
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Бүгенге көндә коронавирусның «омикрон» штаммы Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек ачыкланган. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, авыручылар саны арту сәламәтлек саклау өлкәсенең барлык системасына, бигрәк тә беренчел звенога йөкләнешне сизелерлек арттыра. Мишустин сүзләренчә, Федерациянең барлык субъектларында коронавируска тест үткәрүне арттырырга кирәк. «Мондый шартларда инфекцияне оператив рәвештә ачыклау мөһим, шуңа күрә гражданнарның тест ясату дәрәҗәсен, Россия Президенты Владимир Путин кушканча, югары тотарга кирәк», — дип искәртте ул Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш координацион советының утырышында. Моннан тыш, Хөкүмәт «коронавирусның «омикрон» һәм башка штаммнарын ачыклауга 400 миллион чамасы акча бүлеп бирәчәк, диде Премьер-министр. «Омикрон»ны ачыклау өчен реагентлар һәм башка материаллар алу өчен өстәмә акча биреләчәк, дип өстәде ул.