Татарстанда урыны белән буран һәм һава температурасының 0 градуска төшүе көтелә
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 3 февральдә, кар яварга мөмкин. Татарстанның кайбер районнарында буран һәм бозлавык фаразлана.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы һава торышы һәм җепшек кар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан уртача тизлектә исәчәк, көчәйгәндә тизлеге 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -3.-8 градус була. Көндез терекөмеш баганасы 0.-3 градус күрсәтәчәк.
Юлларда кар көртләре һәм урыны белән бозлавык дип кисәтә синоптиклар.