Миңнеханов һәм Немов Казанда «Спорт легендалары» тамашасын уздыру хакында сөйләште
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гимнасты, дүрт тапкыр Олимпиада чемпионы, Россия спорт гимнастикасы федерациясенең вице-президенты Алексей Немов белән очрашты. «Алар Казанда Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Ярышлар бу елның апрелендә Гимнастика үзәгендә узарга тиеш. Әлеге турнир Европа беренчелегенә сайлап алу этапларының берсе булачак. Европа беренчелеге җәен Мюнхенда уза. Шулай ук Немов үзенең «Спорт легендалары» дип аталган яңа спорт-гимнастика тамашасы турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар Татарстан башкаласында спорт тамашасын уздыру мөмкинлеге турында фикер алышты. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты, диелә хәбәрдә.