«Ак Барс» хоккей клубы 13-16 февраль көннәрендә турнир оештыра
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Олимпиада тәнәфесендә яңа турнир үткәрә. Гыйнварь башында Континенталь хоккей лигасында, хоккей клубларында эпидимиологик шартлар начараю сәбәпле, уеннар билгесез вакытка кадәр кичектерелгән иде. Хәзер лигада тәнәфес, бу кайбер хоккейчыларның Олимпиада уеннарына баруына бәйле. «Ак Барс» хоккей клубы «Тәнәфестәге турнир» уздыра. Бу хакта «Ак Барс»ның официаль сайтында хәбәр ителде. Турнирда Казанның «Ак Барс», Түбән Каманың «Нефтехимик», Ярославльнең «Локомотив» һәм Череповецкиның «Северсталь» командалары көч сынаша. Уен вакытлары:
13 февраль. 12:00 сәгатьтә «Северсталь» — «Нефтехимик», 17:00 сәгатьтә «Ак Барс» — «Локомотив»;
14 февраль . 13:00 сәгатьтә «Локомотив» — «Нефтехимик», 19:00 сәгатьтә «Ак Барс» — «Северсталь»;
16 февраль. 13:00 сәгатьтә «Локомотив» — «Северсталь», 19:00 сәгатьтә «Ак Барс» — «Нефтехимик».
Шулай ук ярыш вакытында следж-хоккейчылар катнашында хәйрия матчы узачак. Следж-хоккей — ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаналы хоккей төре. Уеннар Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак, билетлар сатуда. Һәр матч «Ак Барс»ның Вконтакте төркемендә трансляцияләнәчәк.