Алексей Песошин социаль әһәмиятле электрон хезмәтләрнең яңартылган исемлеген раслады
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкы Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә ала мөмкинлеге булган социаль әһәмиятле хезмәтләрнең яңартылган исемлеген раслады. Боерык хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган. Исемлектә объектны файдалануга тапшыруга һәм объект төзүгә рөхсәт бирү, педагогларны аттестацияләү, торак урыннар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү, үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга дәүләт теркәве уздыру, проект документларына дәүләт экспертизасы, җир эшләрен башкаруга һәм аучылык ресурсларыннан файдалануга рөхсәт бирү һ.б. хезмәтләр бар. Татарстан Республикасының Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү өчен билгеләнгән автоматлаштырылган мәгълүмати системаларны тоташтыруны тәэмин итү йөкләнде. «Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына йөкләргә», — диелә документта.