Татарстан хастаханәләрдә якынча 500 бала һәм яшүсмер ковидтан дәвалана
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләрендә биш йөзләп бала һәм яшүсмер яңа коронавирус инфекциясеннән дәвалана.
«Хәзер республика хастаханәләрендә 504 бала ята — бу госпитализацияләнгән кечкенә пациентларның гомуми санының 15 процентын тәшкил итә», — дип сөйләде Казан балалар сырхауханәләренең берсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Марат Садыйков сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салынган барлык балаларның да хәле тотрыклы. Аларның 3-4 процентында чир авыр формада уза.
Министр әйтүенчә, сәламәтлек саклау системасы балалар арасында Covid-19 белән авыручылар саны артуга борчыла.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш педиатры Светлана Сенек белән әңгәмә басылган иде, ул Республика балалар клиник хастаханәсендәге хәлнең торышы турында сөйләде.