Фән көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашачак
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов) 8 февральдә, Фән көне алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында булачак. Президент анда республиканың яшь галимнәре белән очрашачак. Бу хакта журналистлар белән брифингта Татарстан резиденты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. «Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары белеменә һәм фәнни җәмәгатьчелек формалаштыруга бик җаваплы карый. Ул Россиянең алдынгы югары уку йортларында белем алучы Татарстан студентлары белән даими рәвештә очрашып тора. Планлаштырылган очрашу бу юнәлешне ныгыту буенча корылган планнар арасыннан чираттагы чара булачак», — дип билгеләп үтте ул. Татарстан Президенты вузда алмазларда квант оптикасын үстерү өчен булдырылган дөнья дәрәҗәсендәге берничә лабораторияне караячак, аны институтның тикшеренүләре һәм эшләнмәләренең төп нәтиҗәләре белән таныштырачаклар.