Миңнеханов һәм Мантуров «Химград» резидентларының җитештерү мәйданнарын карадылар
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Химград» технополисында булдылар, дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Исегезгә төшерәбез, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш визиты белән килгән иде. «Химград» технополисы — гомуми мәйданы 131 гектар булган заманча индустриаль химия паркы. Ул 2006 елда төзелде. Парк территориясендә 360 компания, шул исәптән чит ил капиталы булган җиде предприятие эшли, аларда 9,6 мең кеше хезмәт куя. Резидентлар эшчәнлегенең төп юнәлешләре: кече тоннажлы химия, полимерлар эшкәртү, нанотехнологияләр, биотехнологияләр, ресурсларны саклау һәм энергоэффективлылык, медицина технологияләре. 2021 елда резидентларның товар продукциясе җитештерү күләме 57,8 миллиард сумны тәшкил итте (2020 ел белән чагыштырганда үсеш 23 процент), барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләүләре күчерү күләме — 6,9 миллиард сум. Татарстан Президенты һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы технополис резидентларының җитештерү мәйданчыкларын карадылар, чыгарыла торган продукция үрнәкләре белән таныштылар. «Химград»ның генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин карау барышында аңлатмалар бирде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсендә булдылар.