Әгерҗедә «Чана-Фест» җиңүчеләре ачыкланды
(Әгерҗе, 5 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре») . Әгерҗедә район тарихында икенче тапкыр чаналар фестивале үтте. Анда катнашырга 14 команда теләк белдерде. Шәһәр командалары белән бергә, Иж-Бубый Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә үзенчәлекле чана әзерләгәннәр иде. Командалар «Визитка» конкурсында осталыкларын күрсәтте. Аннан «Иң еракка шуучы чана» бәйгесендә сыналдылар. Фестивальдә беренче урынга «Радуга талантов» балалар иҗаты йорты коллективы лаек булды. Алар 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Икенче һәм өченче урыннарда — 1нче һәм 6нчы балалар бакчалары. Аларга 7 һәм 5 мең сумга сертификатлар тапшырылды