Татарстанда коронавирустан биш кеше үлгән
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын биш кеше коронавирус корбаны булган. Пандемия башланганнан бирле республикада инфекциядән соң сәламәтлегенә зыян килү нәтиҗәсендә 1617 кеше үлгән.
1947 елда туган ир-ат һәм 1936, 1946, 1969, 1978 елларда туган дүрт хатын-кыз ковидтан үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстанда чираттагы антирекорд куелуы турында хәбәр ителгән иде. Пандемия башланганнан алып ковид йоктыруның яңа очраклары меңнән арткан.