«Татмедиа» җитәкчелеге Константин Курановның вафаты сәбәпле кайгы уртаклаша
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бүген танылган журналист, алып баручы, Казан федераль университеты укытучысы Константин Куранов 86 яшендә вафат булды. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
«Константин Николаевич — үз эшенең остасы. Ул гаять ягымлы, җылы күңелле, оптимист кеше булды. Константин Куранов безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», — диелгән кайгынамәдә.
Константин Николаевич 1935 елда Татарстанның Биектау районы Садилово авылында туган. 1959 елда Казан университетының тарих-филология факультетының филология бүлеген, ә 1967 елда — Мәскәү дәүләт университетының журналистикасы факультетын тәмамлый. Җиде ел Татарстан радиокомитетында эшләде.
1967 елдан Казан университетының аспиранты, ассистенты һәм өлкән укытучысы.
«Ул Казан университетында 45 ел укыткан һәм күп кенә журналистларның яраткан остазы булган», диелә хәбәрдә.
1994 елда Куранов «Эфир» телеканалы хезмәткәре була, 2000 елдан «Һава торышы» тапшыруын алып бара башлый.