Татарстанда тагын өч ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирустан үлгән
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше (өч ир-ат һәм өч хатын-кыз) коронавирус корбаны булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 2022 елның 6 февраленә коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентларның гомуми саны 1623 кешегә җиткән. «Вафат булучылар саны — 1623, шуларның алтысы узган тәүлектә расланды», — дип искәрттеләр ведомствода. Коронавирустан 1930, 1937, 1986 елгы ир-атлар һәм 1929, 1949, 1957 елгы хатын-кызлар вафат булган. Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә, Татарстанны да кертеп, теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә. Статистик ведомство мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда 2021 елның декабрендә 600гә якын кеше коронавирустан үлгән.