Русиядә мәктәпләр һәм югары уку йортлары халыкара оешмалар белән хезмәттәшлекне килештерергә тиеш булачак
Русия мәгърифәт министрлыгы Русия югары уку йортлары һәм мәктәпләренең чит ил оешмалары белән хезмәттәшлеген көйләүче документ әзерләде. Аның тексты хөкүмәт сәхифәсендә урнаштырылган. Хәзер документ нигезендә "җәмәгатьчелек фикер алышуы" бара диелә.
Документка күрә, мәктәп яки университет чит ил мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итергә теләсә, аларга моның өчен Мәгърифәт министрлыгына яки Мәгариф һәм фән министрлыгына гариза бирергә кирәк.
Яңалыклар аеруча белем бирү һәм фәнни програмнар, челтәр мәгариф програмнары вә студентлар һәм укытучылар алмашу кысаларында халыкара оешмалар белән хезмәттәшлеккә кагылачак.
Хезмәттәшлекне кире кагуның төп сәбәпләре арасында оешманың Русиядә "теләнмәгән" исемлегенә кертелүе, чит ил кешесенең Русиягә керергә рөхсәте булмау һәм авыр яки аеруча авыр җинаять өчен хөкем ителү бара.
Узган ел 16 мартта Русия думасы депутатлары мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыючы канун өлгесен кабул итте.
Канун өлгесе мәктәп һәм университет програмнарыннан тыш белем бирү проектларына кагыла. Моңа төрле сайтлар, Youtube каналлар, подкастлар, һөнәри осталыкны арттыру курслары, семинарлар, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар тренинглары һәм өстәмә белем бирү програмнары эләгә.
5 апрельдә канунны Русия президенты Владимир Путин имзалады.
Интернетта канунга каршы барган онлайн-петицияне 250 мең кеше имзалады. Шулай ук думадагы өч партия дә моңа каршы чыкты, әмма "Бердәм Русия" депутатлары саны аны кабул итү өчен җитәрлек булды.
Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!