Әлмәтне шушы көннәрдә кардан чистартып бетерергә җыеналар
(Әлмәт, 6 февраль, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). 4 февральдә Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов кушуы белән кар чистарту буенча оператив штаб җыелды.
Анда идарәче компанияләр директорлары һәм «Шәһәр автомобиль юллары идарәсе" вәкилләре катнашты. Алар торак ишегалларында һәм шәһәр юлларында кар чистарту кебек мөһим мәсьәлә турында фикер алышты. Бу хакта Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков соңгы атнада бик күп кар явуын искәртте. Юллар, ишегаллары, йорт яны территорияләрен чистартып өлгермиләр. Хезмәтләр кардан чистарту буенча берничә тапкыр эшләр башкарды.
Идарә итү компаниясе исәп-хисаплары буенча, 4 февральдә 20 төягеч эшләгән һәм 104 ишегалды кардан чистартылган. Шәһәр юлларыннан соңгы тәүлек эчендә 125 КамАЗ кар чыгарылган, 53 берәмлек техника һәм 70тән артык хезмәткәр җәлеп ителгән. Синоптиклар фаразлары буенча, бу көннәрдә шулай ук кар явачак.
«Алты көн дәвамында идарәче компанияләрнең барлык территорияләре ялтырап торырга тиеш», — диде Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков.
Аның сүзләренчә, үзәк урамнарга керү һәм чыгу юлларын чистарту өчен идарәче компанияләр җаваплы. Шулай ук җылыта башлану белән түбәдән кар төшү куркынычы да арта. Шуңа күрә аларны вакытында чистартырга кирәк.
Исхаков сүзләренчә, юл төзүчеләр өч көн эчендә барлык шәһәр тротуарларын чистартырга, ә юлларны алты көн эчендә кардан арындырырга тиеш.