Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Татарстан спортчысы Олимпиадада көмеш медаль яулады
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекинда узган Олимпиадада көмеш медаль алды. Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия җыелма командасы Пекиндагы кышкы Олимпиаданың катнаш команда ярышларында көмеш медальләр яулады. Алтынны — Словения, бронза медальне Канада спортчылары алды. Россия командасы составында — Ирина Аввакумова, Ирма Махиня, Евгений Климов һәм Лениногорск егете Данил Садриев. Исегезгә төшерәбез, Россия Олимпия җыелма командасы составына Татарстанның тугыз вәкиле керде. Трамплиннан чаңгыда сикерү. Катнаш команда турниры: 1. Словения — 1001,5. 2. Россия — 890,3. 3. Канада — 844,6. Бу дисциплинада Россия 54 елга беренче тапкыр Олимпия медален яулады. Искәртеп узабыз, Татарстаннан тагын бер кыз — фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Россия җыелма командасы составында узган команда турнирында Олимпиаданың алтын медален алды .