Казан зооботаника бакчасында өч бәрән туган
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казан зооботаника бакчасының иске өлешендә берьюлы өч бәрән дөньяга килгән. Сабыйлар әниләре белән бергә үзләрен яхшы хис итәләр һәм җылы сарайда торалар. «Өч бәрән бүген көндез туды, аларның җенесе әлегә билгеле түгел. Бәрәннәр һәм аларның әниләре үзләрен яхшы хис итә. Бездә сарыклар ачык вольерда асрала, алар барлыгы утызга якын. Яңа туганнар аерым җылы бинада тора. Сабыйлар әниләренең сөте белән туклана, гадәттә, ай ярым-ике айдан алар үзләре печән ашый башлый», – дип сөйләде Казан зооботаника бакчасының «Тояклылар» бүлеге хезмәткәре Диана Щербакова. Ул билгеләп үткәнчә, зооботаника бакчасының иске өлешендә терлекләр аз калган, шуңа күрә ул кыш буена килүчеләр өчен ябык. Моннан тыш, биредә реконструкция үткәрү күздә тотыла.