Августта Казанда регби-7 буенча Дөнья кубогына ярышлар узачак
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның спорт министры Владимир Леонов августта Казанда студентлар арасында регби-7 буенча Дөнья кубогына ярышлар узачагын игълан итте.
«Без FISU (халыкара студентлар спорты федерациясе) белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Быел Казанда регби-7 буенча студент командалары арасында Дөнья кубогына ярышлар узачак дип килештек. Бу FISU өчен турнирларның яңа төре», — диде Владимир Леонов.
Регби ярышлары 12-14 августта «Тулпар» стадионында узачак.