Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премияләрен тапшырды

0

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен тапшырды. Татарстанда яшәүче 30 кеше мактаулы бүләккә ия булды. «Фәнни-техник алгарыш икътисади үсешнең зарури шарты булып тора. Республикада бу юнәлештә зур эш башкарыла. Татарстанда 16 меңнән артык кеше хезмәт куя торган күпсанлы тикшеренү оешмалары эшли», — диде тантаналы чарада Татарстан Президенты. Республика җитәкчесе сүзләренчә, галимнәрнең интеллектуаль эшчәнлеге нәтиҗәләренең кәгазьдә генә калмавы мөһим — «аларны коммерцияләштерүне тәэмин итә торган икътисади мохит кирәк». «Әлеге бурычны хәл итүгә республикада алдынгы инновацион экосистема формалашты. Узган елда Татарстан инновацион үсеш рейтингында өченче урынны алды», — дип өстәде ул. Татарстан Президенты шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге кампус һәм алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру, университет технологик эшмәкәрлегенә ярдәм итү планнары белән уртаклашты. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов җыелучыларны Россия фәне көне белән котлады, ул ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә. «Яңа казанышлар һәм ачышлар телим. Сезгә хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт», — диде ул. Дәүләт премиясенә балаларда йөрәк-кан тамырлары авыруларын иртә диагностикалау өчен инновацион технологияләр эшләү буенча эш авторлары лаек булды. Россиядә беренче тапкыр бала тудыру йортларында ЭКГ-скрининг гамәлгә кертелгән; яңа туган балага пульсоксиметрия ысулы белән неонаталь скрининг; гаилә гиперхолестеринемиясен иртә ачыклау буенча ведомство программасы, мобиль белем бирү комплексын кулланып, балаларга кичектергесез ярдәм күрсәтү буенча республика максатчан программасы кертелде. Дәүләт премиясенә шулай ук «Радио-дулкыннарның метеоион-ионосфера таралуы һәм атмосферадагы дулкын процесслары» эшләре циклы да лаек булды. Авторлар җир яны космик киңлеге структурасы турында уникаль мәгълүматлар комплексы алган, дулкын динамикасының теоретик һәм эмпирик модельләре төзелгән һәм фундаменталь да, гамәли әһәмияткә дә ия аналитик, эксперименталь һәм санлы ысуллар эшләнгән. Моннан тыш, бүләкләр Татарстанда селекция казанышларын булдыру һәм куллану эше өчен тапшырылды. Эш танылган татар токымлы атларын торгызуга багышланган. Анда татар атлары тарихын өйрәнү, Россиянең төрле төбәкләрендә аларны эзләү буенча экспедиция тикшеренүләре уздыру, токымны торгызу өчен аның санын арттыру өчен кирәкле эшләрне башкару буенча материаллар кергән. Дәүләт премиясен Ромашкино ятмаларын соңгы стадиядә эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен нефть чыгаруны интенсификацияләү буенча технологик карарлар комплексын гамәлгә ашыру буенча эш авторлары да алды. Узган ел башына интенсификация ысуллары исәбенә өстәмә нефть чыгару 25 млн тоннадан артып китте. Әлеге комплексны кертүдән икътисади файда соңгы биш елда 8 млрд сум тәшкил итте. «Татнефть» ГАҖ скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе башлыгы Фәнзил Исмәгыйлев барлык авторлык коллективыннан эшләренә югары бәя биргән өчен рәхмәт әйтте. «Без нефть чыгару тармагының республика өчен бик мөһим булуын һәм төбәкнең социаль-икътисади иминлегенә зур өлеш кертүен аңлыйбыз. Безнең өчен иң мөһим максат табигатькә мөмкин кадәр сак караш, аның җир асты байлыкларыннан нәтиҗәле файдалану», — диде ул. «Безнең проект моңа ачык дәлил булып тора, ул нефть чыгаруны интенсификацияләүгә, күп чыгарыла торган запаслар эшләүгә, җиһазлар өлкәсендә дә, программа белән тәэмин итүдә дә импортны алмаштыруга зур өлеш кертте. Без нефть озак вакыт республика һәм тулаем ил өчен хезмәт итәр дип ышанабыз», — дип тә өстәде Фәнзил Исмәгыйлев.





Губернаторы России
Москва

Собянин: В центре «Профессии будущего» обучают 75 востребованным специальностям





Москва

11-летний нижегородский художник награждён орденом "За вклад в развитие отечественной культуры и искусства"


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В центре «Профессии будущего» обучают 75 востребованным специальностям



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Вячеслав Бутусов

The Hatters, Вячеслав Бутусов, Zoloto, Polnaluibvi, Нейромонах Феофан, Юлия Пересильд — «Дикая Мята» объявила основной лайн-ап за три недели до…




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

"Спартак" и "Оренбург" сыграли вничью в заключительном матче РПЛ

Блогер Тарасов не смог выехать с тротуара и рассердился на водителя автобуса

Футболист Тарасов показал средний палец водителю автобуса в Москве


Екатерина Александрова

Екатерина Александрова уступила Линетт во втором круге турнира в Страсбурге



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

11-летний нижегородский художник награждён орденом "За вклад в развитие отечественной культуры и искусства"



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России