Казан бер елга Ислам дөньясының яшьләр башкаласы була
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Быел Казан Ислам дөньясының яшьләр башкаласы була. Ел дәвамында Татарстан башкаласында масштаблы проект кысаларында берничә зур вакыйга уза. Алар арасында иң мөһиме Ислам дөньясы илләре яшьләр эшләре буенча министрларның глобаль саммиты булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. Казан — Ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусына лаек булган илнең беренче шәһәре. Төрле елларда бу статус Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраджая (Малайзия), Фес (Марокко), Доха (Катар) кебек эре шәһәрләргә бирелде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Ислам дөньясының яшьләр башкаласы химаясе астында Казанда уникегә якын зур чара узачак, нигездә, мәгариф юнәлешендә. Чаралар чиратын март аенда Казанның Ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак инаугурация тантанасы ача. Тантаналы чара вакытында Татарстан башкаласына Даккидан (Бангладеш) символик алтын ачкыч тапшырыла. Шулай ук ел дәвамында шәһәрдә Коръән уку бәйгесе, спорт ярышлары (ат чабышлары һәм киберспорт буенча яшьләр чемпионаты), халыкара яшьләр форумы, заманча мөселман мәдәнияте фестивале һәм башкалар узачак. Яшьләр эшләре буенча министрлар саммиты төп вакыйга булачак, анда ислам дөньясы илләреннән 56 вәкил катнашачак, диелә хәбәрдә.