«СалаваTik»лар Ватанны саклаучылар көненә багышлап яңа җыр яздырды
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). «СалаваTik»лар 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Солдатта булган, диләр…» җырын яздырган.
«Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Шуңа да балалар алдан бәйрәмгә әзерләнсеннәр, җырларны ятласыннар дип, без бу җырны YouTubе-ка ике атна алдан чыгарырга булдык. Бүген аны нәни дусларыбыз инде карый да алачак», — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«Солдатта булган, диләр…» җырын «СалаваTik»лардан Булат Талипов һәм Бәхтияр Хәбибуллин солдат киемен киеп башкаралар. «Үзебезне чын солдатлар кебек хис иттек. Солдат киеме безгә батырлык өстәп тора кебек. Ул киемне кигәч, аңлатып булмаслык горурлык хисләре кичерәсең. Кием киеп кенә солдат булып булмый шул, дөрес итеп атлый белергә дә кирәк. Менә анысы бер дә җиңел булмады», — ди егетләр.
Видеога төшерү вакытында ярдәмгә Булатның әтисе Таһир Талипов килгән икән. Ул егетләрне дөрес атларга өйрәткән.
Оештыручылар сүзләренчә, нәни тамашачылар «СалаваTik»ларның яңадан-яңа җырларын көтә. Алып баручы Айваз Садыров кечкенә кызы Газизәнең «СалаваTik»ларның барлык җырларын да көнгә берничә тапкыр каравын әйтә. «Балалар өчен бик уңышлы проект. Беренче чиратта әти-әниләр өчен дә файдалы. Татарча җырларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Яңа җырлар көтәбез», — ди Айваз.
«Сөембикә» журналы мөхәррире Чулпан Галиәхмәтова да кызының «СалаваTik»ларны яратып каравын әйтә. «СалаваTik»ларны тыңлый-тыңлый, «Салават күпере» журналы белән кызыксына башлады. Бу проект аша кызымның укуга кызыксынуы артты», — ди ул.