Метшин: Кар чистарту техникасын йөртүчегә хезмәт хакы артты, тик алар барыбер җитешми
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Казанда кар чистарту техникасын йөртүчеләргә хезмәт хакын 70 мең сумга кадәр күтәрделәр, әмма белгечләр һаман да җитешми. «Казан хакимияте быел шәһәрдә кар чистарту буенча бик күп шикаять, мөрәҗәгать һәм үтенеч ала», — дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин инстаграмдагы туры эфир вакытында. Вазгыять бөтен Татарстанда рекордлы күләмдә кар яву белән катлаулана. Декабрьдә Татарстан башкаласында 1,5 айлык явым-төшем яуды, гыйнвар аенда — ике айлык, ә февральнең беренче көннәрендә кар айлык норма күләмендә яуды», — диде мэр. Спикер сүзләренчә, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда, туктаусыз диярлек эшли. Уртача алганда, урамнарны җыештыруга 700 берәмлектән артык техника чыга. Юл хезмәткәрләре көчләре җиткәнчә эшли, әмма алар да «омикрон» белән авырый. «Бүген төзекләндерү өлкәсендә эшләүчеләрнең өчтән бер өлеше больничныйда», — диде шәһәр башлыгы. Узган ел бер сменаны ябарга да кеше җитмәде, шуңа күрә шул вакыттан бирле машина йөртүчеләргә һәм механизаторларга кышкы айларда хезмәт хакын 70 мең сумга кадәр күтәрделәр, дип өстәде Метшин. «Әлбәттә, бу иң күп акча түгел, тик бу эш эзләүчеләргә яхшы сумма», — диде мэр.