Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

«Идел» журналының Әдәби судында яшь иҗатчыларның каһвә темасына әсәрләре каралды

0
«Идел» журналының Әдәби судында яшь иҗатчыларның каһвә темасына әсәрләре каралды

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген Казанда Китап йортында «Каһвәчеләр эше» дип аталган Әдәби суд булды. Утырышта дүрт иҗатчының каһвә темасына язылган әсәрләре турында фикер алыштылар. Судта Айгөл Абдрахманованың «Син — каһвә», Эльвина Миңнуллинаның «Каһвәле синле мин», Алинә Хәбибуллинаның «Ристретто» хикәяләре, Ләйлә Фаязның «…үпкәләдем сиңа» шигырьләре каралды. Казый вазифаларын Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла башкарды.

Гаепләүче — язучы, шагыйрә Рифә Рахман фикеренчә, бу әсәрләр оригиналь түгел. Ул әсәрләрне чит илдәге хезмәтләр белән чагыштырды һәм кабатланган өлешләрнең күп булуын ассызыклады. Шулай ук әсәрләрдә кулланылган кайбер сүзләргә анализ ясады һәм хилафлыклар булуын әйтте. Яклаучы — язучы Ландыш Әбүдәрова сүзләренчә, хәзерге заман урбанистик әдәбиятының төп объектларының берсе — каһвәханә. «Хәзерге яшьләр өчен каһвә эчү японнарда чәй эчү йоласы кебек. Ул — шәһәр субкультурасының мәдәни коды. Кызлар шуннан файдалана. Без алардан чишмә суы, мәтрүшкәле чәй калфаклы кызлар таләп итә алмыйбыз. Шулай да алар миллилектән китмәгән, аларның геройлары — укымышлы татар кызлары», — диде ул. Гаепләү ягыннан шаһит — язучы һәм шагыйрь Ләбиб Лерон иҗатта экспериментлар булуын хуплады. Татар кешесе язган әсәрдә татар менталитеты булырга тиеш дигән фикерен әйтте.

Яклау ягыннан шаһит булган язучы-журналист Рәмис Латыйпов фикеренчә, әсәрләрнең татар телендә язылуында ук милли рух чагыла. «Хәзер яшьләр алкогольсез эчемлекләр турында яза. Яшьләр каһвә турында яза икән, аны хупларга кирәк. Бу — татар әдәбияты өчен оригиналь. Аларга кадәрге буын каһвә турында әсәрләр язмый иде. Яшьләрнең үз фәлсәфәсе бар. Әсәрләрдә яшьләрнең тормыш чагылышын күрәбез», — ди ул. Айгөл Абдрахманова әсәрендә көндәлек тормышын сурәтләвен әйтте. «Мин каһвәне эчемлек буларак та, халәт буларак та яратам», — ди ул.  Алинә Хәбибуллина шулай ук бүгенге көн героен тасвирлавын әйтте. «Яшьтәшләрем арасында каһвәгә мөкиббән китүчеләр шактый. Ул образ белән башкаларны әдәбиятка тартырга теләдем. Каһвә турында яздым дигәч, яшьтәшләрем хикәяне сорап алды», — ди ул.

Соңыннан Рабит Батулла текстларда очраган читтән кергән сүзләргә игътибар итте. Алардан котылу өчен кулланып булган татар сүзләрен дә мисал итеп китерде. «Бу әсәрләр тәҗрибә шәкелендә (формасында — авт. иск.) язылган. Тел ягыннан ныклап тикшерелергә тиеш», — дигән хөкем чыгарды.





Губернаторы России
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о перспективном развитии соцполитики государства


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал, как можно посетить экскурсии в зданиях посольств разных стран



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт в музее имени П.И. Чайковского




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

Пензенские регбистки выиграли первенство России

"Зенит" в Москве обыграл ЦСКА и сравнял счет в серии


Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Правительство РФ сообщило о перевыполнении планов по достижению цифровой зрелости национальной экономики



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России