Рөстәм Миңнеханов халыкның финанс белемен күтәрү буенча эшне көчәйтергә кушты
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Президенты Мәгариф һәм министрлыгына, Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына халыкка мәгълүмат җиткерү һәм гражданнарның финанс белемен арттыру буенча эшне активлаштырырга кушты. Бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр киберөлкәдә җинаятьләр саны 8,3 процентка артуны искәртте. «Полиция хезмәткәрләренең профессионализмын даими күтәрү һәм җинаятьчелеккә каршы заманча һәм югары технологияле чараларны үзләштерү киберҗинаятьләр проблемасының бер чишелеше булып тора», — диде ул. Моннан тыш, банк, интернет-провайдер һәм кәрәзле элемтә операторлары арасында хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк.