Артем Хохорин ишегалларын төзекләндерү программасына видеокүзәтүне дә кертергә сорады
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә иминлекне тәэмин итү өчен заманча һәм инновацион технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү мәсьәләсе, шул исәптән «Имин шәһәр» программасы перспективалары турында сүз барды.
Республика эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Президентына ишегалларын төзекләндерү программасына видеокүзәтү кертүне сорап мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, министр республиканың зур шәһәрләрендә бердәм видеокүзәтү камералары системасын төзергә тәкъдим итте. Киләчәктә алар йөзләрне тану программасында кулланылачак.