«Спорт-Экспресс»: Олимпиада алтыны Камилә Вәлиевада калырга мөмкин
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Допинг җәнҗалына карамастан, Камилә Вәлиева һәм Россиянең башка фигуристлары Пекинда яулап алган Олимпиада алтынын саклап калырга мөмкин. «Спорт-Экспресс» шул хакта яза.
Басма белешмәсе буенча, Вәлиевага карата эш буенча карар кабул ителмәгән. 15 яшьлек спортчы тыелган препарат кабул итүгә бәйле килеп чыккан низагта гаепсез булып табылырга мөмкин.
Әлеге мәсьәләне хәл итүгә Россия Олимпия комитеты һәм Халыкара Олимпия комитеты юристлары кушылган.
Камилә Вәлиева допингка тест уза алмаган дигән хәбәр чыкты , дип язган идек.