Кырымда стенада ярыклар барлыкка килү сәбәпле ябылган Хан сарае кабат ачылды
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Кырымның Бакчасарай шәһәрендә кыска вакытка ябылып торган Хан сараен туристлар өчен кабат ачканнар.
Ябылып торуының сәбәбе — бер корпусының стенасында ярыклар барлыкка килү. Бу хакта Кырым Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости яза.
«10 февральдән „Хан сарае“ экскурсия объекты туристларга ачык. Бирегә килүчеләр сарай комплексының Көньяк капкалары аша кертелә», — диелә хәбәрдә.
Министрлыкта «Граф корпусы» объектында аварияне төзәтү эшләре дәвам итә, аларны бер ай эчендә тәмамларга ниятлиләр, дип белдерделәр.
«РИА Новости»га Кырым мөфтиятендә әйтүләренчә, ярыкларны төзәтү өчен югары квалификацияле белгечләр җәлеп ителәчәк.
«Аварияне бетерүгә бәйле эшләр үткәрелү сәбәпле, туристларга сарай эченә керү тыелган иде. Корпус стенасындагы ярык Чурук-Су елгасы ярындагы төзелеш эшләре аркасында барлыкка килгән. Моның сәбәбе — грунт иңү һәм дивар астында фундамент булмау», диелә бу хәбәрдә.