Әлеге минутларда Юдино бистәсендәге торак йортта чыккан янгынны сүндерәләр
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген кичке алтылар тирәсендә «101» янгын сагын чакыру номерына Юдино бистәсенең Березовая урамындагы шәхси йорт түбәсенең януы турында хәбәр килә.
Бераздан әлеге урынга янгын сүндерүчеләр килеп эшли башлый. Йорт эчендә кеше булуы да ихтимал. Утның күрше йортка кабу куркынычы һаман да саклана. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.