Американың Олимпия комитеты башлыгы Вәлиева тирәсендәге низаг хакында фикерен әйтте
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ» Артур Хәлилуллов). Камилә Вәлиева тирәсендә допингка бәйле чыккан җәнҗал аркасында Олимпия һәм Паралимпия хәрәкәтенең абруе какшарга мөмкин. Америка Кушма Штатларының Олимпия һәм Паралимпия комитеты җитәкчесе Сюзанна Лайонс әнә шундый фикер белдерде.
Аның сүзләренчә, бу хәл спортның чисталыгына шикләнеп карарга мәҗбүр итә.
«Асылда, бөтен Олимпия һәм Паралимпия хәрәкәтенең абруе соң чиктә тирбәлә һәм безнең, үзебез яклаган кыйммәтләргә чынлап та ышанабыз, дигән сүздә генә эләгеп тора. Бөтен дөнья спортчылары өчен Олимпия хәрәкәтенең бу кыйммәтләре саклануы бик мөһим, ә иң мөһим кыйммәтләрнең берсе — спортның чисталыгы. Барлык спортчылар да бүген борчыла, чөнки бу яраны кабаттан ачтылар», — дип, Лайонсның сүзләрен китерә Yahoo Sports.