Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Февраль
2022

Казанда Кырым татарларына багышланган беренче академик басма тәкъдим ителде

0
Казанда Кырым татарларына багышланган беренче академик басма тәкъдим ителде

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Кырым татарлары тарихы» сериясеннән «Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабы тәкъдим ителде.

Бу китап — Кырым татарларына багышланган беренче академик басма, чөнки Кырым татарлары тарихы моңарчы озак еллар буе сер астында сакланган булган.

«2014 елда Кырымда Мәрҗани исемендәге Тарих институтының филиалы — Кырым фәнни үзәге ачылды. Шул вакытта үзәкнең эш концепциясе булдырылды һәм ул „Кырым татарлары тарихы“ күп томлыгын әзерләргә этәргеч бирде. Без Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашында күп кенә фәнни-гамәли конференцияләр уздырдык. Шулар ярдәмендә өченче томның концепциясе эшләнде», — диде Мәрҗани исемендәге Тарих институтының директоры Радик Салихов.

Радик Салихов сүзләренчә, Кырым фәнни үзәге, академик басмадан тыш, Кырым татарлары тарихы турында дистәләгән фәнни-популяр җыентык әзерләгән. Хәзерге вакытта «Кырым татарлары тарихы» басмасының башка томларына мәгълүмат туплана. Бүген тәкъдим ителгән китап — әлеге сериянең өченче томы. Ул «Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» дип атала. Галимнәр «Кырым татарлары тарихы» н әзерләүне өченче томнан башлаган.

«Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабының җаваплы мөхәррире тарих фәннәре докторы, Мәскәүдәге Шәрык дәүләт музее директорының урынбасары Илья Зайцев булган.

«Миннән күпләр эшне ни өчен өченче томнан башлавыбыз белән кызыксына. Моның сәбәбе гади. Бу Кырым татарлары өчен иң мөһим чорга — Кырым ханлыгы чорына багышланган. Бу Кырым татарлары этногенезының, мәдәниятенең, сәнгатенең нигезе салынган һәм чәчәк аткан, ягъни аларны билгеле халык иткән, чоры. Халыкның дәүләтчелек хәтере — ул бүгенге көн өчен дә төп момент булып тора», — диде Илья Зайцев.

Илья Зайцев калган томларны әзерләү җиңелрәк барыр дип фаразлый, чөнки беренче китапны әзерләгәндә зур, шул ук вакытта, беренче тәҗрибә тупланган.

«Кырым ханлыгы тарихы озак еллар буе игътибар читендә калган. Империя елларында да, Советлар Союзы заманында да Кырым ханлыгы тарихы — кыйналучы малай хәлендә булган. Әлеге дәүләт турында берничә яман миф яшәгән. Мәрҗани исемендәге Тарих институты дөреслекне таныту буенча зур эш алып бара», — диде Илья Зайцев.

«Кырым ханлыгы (XV–XVIII гасырлар)» китабының авторлар коллективына Кырым ханлыгы тарихының төрле аспектларын белүче Россия, Белоруссия, АКШ, Румыния, Төркия, Украинадан зур фәнни оешмалардан белгечләр кергән. Кырым фәнни үзәге җитәкчесе Эльдар Сейдаметов китапка 48 галимнең хезмәте кергәнен әйтте.

Басмада Кырым ханлыгының тышкы сәясәте, аның хәрби төзелеше, идарә системасы, хокукый аспектлар, сәнгать, һөнәр һәм авыл хуҗалыгы, фән, мәгариф һәм башкалар турында мәгълүматлар китерелә.





Губернаторы России
Москва

В мэрии Москвы рассказали о новых маршрутах круизных теплоходов





Москва

Озоновые Дыры: Вызов современности, Взгляд Романа Терещенко


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин поздравил Мишустина с назначением на должность премьер-министра РФ



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

Страдающую аллергией Волочкову сильно покусали комары на Мальдивах




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Фитнес прокачивает онлайн // Благодаря чему растет спрос на видеотренировки

Танцоры из Асбеста выступят в Москве

Баскетбольный «Зенит» с разницей в 14 очков проиграл в Москве ЦСКА и уступает в полуфинальной серии Единой Лиги ВТБ со счётом 1–2


Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание



Новости Крыма на Sevpoisk.ru