Евгения Медведева Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдереп пост язган
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пхенчханда узган Олимпия уеннарының фигуралы шуу буенча ике тапкыр көмеш призеры Евгения Медведева Пекиндагы Олимпиадада җәнҗал үзәгендә булган Камилә Вәлиевага ачыктан-ачык теләктәшлек күрсәтте. Бу хакта Медведева Instagram челтәрендәге үз аккаунтында язган.
«Камилә, сиңа булган мөнәсәбәтемне беләсең, монда сүзләр артык. Мин сиңа әйтергә теләгән барлык сүзләрне дә үзең шәхсән ишеттең инде. Мин сиңа һәрвакыт ярдәм итәчәкмен!» — дип белдерде фигуристка.
Моннан тыш, 22 яшьлек спортчы вакытлы матбугат чаралары вәкилләренә мөрәҗәгать итте.
«Бу пост күбрәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре адресына. Коллегаларым, сез үз хезмәтегез белән акча эшлисез һәм сезнең өчен кликбейт бик мөһим. Сезнең траффик хакына ничек итеп алдарак булырга тырышканыгызны һәм расланмаган мәгълүмат бирүегезне беләм. Бәлки, сез бу юлы бераз сабыррак булырсыз. Әйдәгез, рәсми яңалыкларны көтик», — диде Медведева.