Рөстәм Миңнеханов: Коррупцияне теләсә кайсы дәрәҗәдә кисәтү мөһим
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Елена Саляхова). Коррупцион җинаятьләрне теләсә кайсы дәрәҗәдә булдырмый калу мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Тикшерү комитетының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш — Тикшерү комитетының өстенлекле бурычларының берсе. Коррупцияне, гадәти гражданнарга да, җитәкчелеккә карата да, теләсә кайсы дәрәҗәдә булдырмый калу мөһим», — дип билгеләп үтте ул.
Республика Президенты эшкуарлык эшчәнлегенә комачаулаучы вазифаи затларга карата эшне көчәйтергә кушты.