Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада тренировкасыннан йөзен каплап китте
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россия фигуралы шуучысы Камилә Вәлиева ялгыз шууның кыска программасы алдыннан үткәрелгән тренировкадан йөзен каплап китте.
Журналистлар яныннан узган вакытта, Британия корреспондентларының берсе Вәлиева артыннан «допинг кулландыңмы» дип кычкырып сорады.
«Син чистамы? Син допинг кабул иттеңме?» — дип кычкырды журналист, 15 яшьлек фигуралы шуучыга мөрәҗәгать итеп. Вәлиева йөзен капюшон белән каплады да, сүзсез генә үтеп китте.
Моңа кадәр билгеле булганча, Вәлиеваның допинг-үрнәге уңай нәтиҗә бирде.