Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Мөхәммәтшин 100 яшендә вафат булган
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны, орден йөртүче, СССР КГБ мактаулы хезмәткәре, отставкадагы полковник Мөхәммәт Мөхәммәтшин вафат булды. Аңа 100 яшь иде. «Әлмәт районы советы һәм башкарма комитеты Бөек Ватан сугышы ветераны, СССР КГБ мактаулы хезмәткәре Мөхәммәт Миңнегулла улы Мөхәммәтшин вафат булуын хәбәр итә», диелә хәбәрдә. Бүген, 11 февральдә, «Нефтьче» мәдәният сараенда хушлашу мәрасиме булды. Узган ел 15 майда район башлыгы Тимур Нагуманов сугыш ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котлады. Мөхәммәт Мөхәммәтшин Карамалы авылында (Татарстанның хәзерге Азнакай районы) туган. 1940 елда Мөхәммәтне армиягә алалар. Ул 1947 елга кадәр Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән. Мөхәммәтшин Байкал аръягы фронтында 36нчы армиянең 193нче укчы дивизиясенең 1302нче составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Ул совет-япон сугышында катнашкан. Демобилизациядән соң 34 ел куркынычсызлык органнарында хезмәт иткән. Пенсиягә полковник исеме белән чыккан. Мөхәммәт Мөхәммәтшин II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл йолдыз ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Германияне җиңгән өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре, «Матур хезмәт өчен» һәм «Дәүләт куркынычсызлыгы мактаулы хезмәткәре» билгеләре, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән.