Россиядә коронавируска каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 61,9 процентка кадәр кимегән
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитетның кимүе дәвам итә. Узган җиде көн эчендә коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 2 проценттан артык кимеп, 64,1 проценттан 61,9 процентка калган. Бу хакта Covid-19 вирусына каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Экспертлар мәгълүматларына караганда, күрсәткечнең кимүе авыручылар арасында да, прививка ясатып та, ревакцинация узмаган гражданнар арасында да иммунитетның төшүенә бәйле. Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, 11 февральгә Россиядә вакциналарның беренче компоненты белән 857 079 тапкыр, тулысынча 81 505 771 тапкыр прививка ясатылган.